Бүген "Рослесинфорг" ФДБУ директоры урынбасары Вячеслав Федюнин Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Визит кысаларында ул Иннополис Университетында булды, анда "Татарстан Республикасы урман комплексының цифрлы моделе" проекты белән танышты. Очрашуда "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенең әйдәп баручы консультанты Рамил Гыйльманшин, Иннополис Университетының проектларга идарә бүлеге җитәкчесе Евгений Данилов һәм башкалар катнашты.
Вячеслав Федюнинга Татарстан Республикасы Урман фондының геомәгълүмат системасын һәм ТР Урман комплексын исәпкә алу буенча мәгълүмат системасын (тармак документларын һәм хисаплылык исәбен алып бару өчен) төзү буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләделәр. Шуны да искәртик: әлеге системаларны интеграцияләүне һәм урман фонды торышын күзәтү буенча геомәгълүмат сервисын агымдагы елда тәмамлау планлаштырыла.
Очрашу барышында шулай ук анда катнашучылар Россия Федерациясе Урман комплексын цифрлаштыру мәсьәләләре, хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу мөмкинлекләре турында да фикер алышты.
"Киләчәк "цифрлы урман" яклы", – дип ассызыклады Вячеслав Федюнин. – Инде бүгеннән үк технологияләр ярдәмендә без янгын чыгу куркынычы янаган хәлгә мониторинг үткәрәбез, урман утыртмаларын законсыз кисү фактларын вакытында ачыклый һәм чикли алабыз".