Республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе дәвам итә

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, ул 22 апрельдә башланып киткән иде.

Акция кысаларында муниципаль районнарда урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук урмандагы аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм ял урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре башкарыла. Урманны чистарту эшләрендә учреждениеләр, предприятиеләр, оешмалар, экологик берләшмәләр белгечләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнаша. Акция нәтиҗәләре буенча 15 майга урман фондыннан 200дән артык кбм каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.

Шул ук вакытта дәүләт урман инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар да үткәрә. Бүгенге көндә урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.31 статьясы буенча административ хокук бозулар турында 6 эш кузгатылды. ТР "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ, ТР "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ, ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ, ТР "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре хокук бозу очракларын ачыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International