Бүген Түбән Новгород шәһәрендә "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проектын тормышка ашыру" темасына түгәрәк өстәл булып узды. Утырыш кичә, 14 майда, "Түбән Новгород ярминкәсе" күргәзмә үзәге базасында ачылган "Бөек елгалар (экологик, гидрометеорологик, энергетика куркынычсызлыгы)" 21 нче халыкара фәнни-индустриаль форум кысаларында узды.
Түгәрәк өстәл эшендә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, "Рослесресурс" ФДКУ директоры Михаил Доронин, Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт бергәлеге вәкилләре катнашты.
Утырыш кысаларында Идел буе федераль округы субъектларында "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проектын тормышка ашыру, урман фондын инвентарьлаштыру, урман торгызу һәм урман үрчетү эшләрен үткәрү, урманнарны янгыннан саклау өчен махсус техника һәм җиһазлар сатып алу мәсьәләләре тикшерелде.
Киңәшмәдә доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. Ул катнашучыларны "Урманнарны саклау" федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында үткәрелә торган эшләр белән таныштырды. "Билгеле булганча, төбәкләр өчен проектта ике төп максатчан күрсәткеч билгеләнгән – "киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданының урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданына нисбәте" һәм "еллар буенча урман янгыннарыннан алынган зыян", – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Икенче бурычны үтәү өчен без янгын чыгу куркынычы янаган сезоны башланганчы зур әзерлек эшләре уздырдык, урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планын үз вакытында эшләдек һәм расладык, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар, шулай ук урман янгыннарын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча тактик-махсус өйрәнүләр үткәрдек".
Министр, федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар ярдәмендә, республикада Түбән Кама һәм Нурлат муниципаль районнары территориясендә икенче типтагы ике яңа янгын-химия станциясе төзеләчәк, диде.
Аның сүзләренә караганда, "киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданының урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданына нисбәте" күрсәткече буенча Татарстанда 1729 га мәйданда ясалма урман торгызу һәм 166 га мәйданда урман үрчетү эшләре тәмамланган инде. "Болар белән берлектә, агымдагы елда 542 гектар мәйданда урманны табигый торгызуга ярдәм итү һәм 34 га катнаш урман торгызу, 11,5 тоннага якын төп урман хасил итүче токымнар орлыгын әзерләү һәм 31 миллион стандарт утырту материалы үстерү, шулай ук учреждениеләрне махсус урман хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары белән тәэмин итүне дәвам итү планлаштырыла", – дип йомгаклады Равил Кузюров.