Кичә, 15 майда, ТР Азнакай муниципаль районының "Чатыр-Тау" дәүләт табигать комплекслы тыюлыгы территориясендә "Дустыңа урман бүләк ит" табигатьне саклау акциясе узды. Акцияне оештыручы - "Почта Банк" ГАҖ.
Массакүләм агач утырту эшендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, ТР "Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Эльвир Хаҗиев, ТР "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Эдуард Чикуров һәм башкалар катнашты.
Акция кысаларында 10 га мәйданда 38,1 мең гади европа чыршысы һәм нарат үсентесе утыртылды. Урман утыртмалары туфракны су һәм җил эрозиясеннән саклауга, шулай ук тыюлык территориясенең экологик торышын яхшыртуга ярдәм итәр, дип көтелә.