Татарстанда урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау буенча планлы эш алып барыла

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау буенча планлы эш алып барыла. 2019 ел башыннан бирле дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 10,1 меңнән артык патрульлек үткәрелде һәм административ хокук бозулар турында 230 артык беркетмә төзелде. Аерым алганда, урман утыртмаларын законсыз кисүнең 31 очрагы ачыкланды. Урман фондына китерелгән зыян 168,1 мең сум күләмендә бәяләнә. Шулай ук бу чорда милекчеләргә һәм урман фонды янындагы җир кишәрлекләреннән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 1,3 мең кисәтү дә бирелде.

Болар белән берлектә, "Агач ташучы машина" оператив-профилактик чарасы да дәвам иттерелә, аның максаты – республикада законсыз агач әзерләү, ташу һәм эшкәртүне кисәтү һәм туктату. Операция кысаларында стационар һәм күчмә үлчәү контроле пунктларында кизү торулар оештырылды, шулай ук дәүләт урман инспекторлары белән Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең уртак рейдлары да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International