Татарстанның урман питомникларында орлык чәчү эше бетеп килә

2019 елның 17 мае, җомга

Татарстанда урман питомникларында орлыклар чәчү эше тәмамланып килә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 17 маена мондый эшләр 17 гектардан артык мәйданда башкарылган. Быел барлыгы 22 га мәйданда орлык чәчү һәм 30 млн. данәдән артык утырту материалын үстерү планлаштырыла.

Болар белән беррәттән урман культураларын тулыландыру эше дә дәвам итә. Бүгенге көнгә алар 2414 га мәйданда башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, республикада 1729 га мәйданда урман культуралары утырту, 166 гектарда урман үрчетү, 34 гектарда катнаш урман торгызу һәм 2045 гектарда яр-сыза утыртмаларын һәм кырларны яклау өчен урман үсентеләрен утырту эше төгәлләнде. Июль-август айларында 542 гектар мәйданда урманны табигый торгызуга ярдәм итү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International