Республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе узды

2019 елның 25 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе узды. Казан шәһәрендә ул ике мәйданчыкта – республика клиник хастаханәсе каршындагы урман биләмәләрендә һәм Дәрвишләр балалар интернат-йорты янында узды. Чарага 400 артык кеше җыелды.

Республика клиник хастаханәсе каршындагы мәйдандагы урманны җыештыруда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Татар табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, республиканың башка министрлыклары, ведомстволары һәм учреждениеләре белгечләре катнашты.

"Безнең өчен "Татарстанның чиста урманнары" акциясе язгы һәм көзге чорда 10 ел дәвамында үткәрелеп килә торган бик мөһим чара булып тора, – дип билгеләп үтте министр Равил Кузюров. – Аның максаты – урманнарда уңайлы санитар-экологик шартлар булдыру гына түгел, ә урман ресурсларын саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, урманга сакчыл караш тәрбияләү дә. Җыештыру урман фонды һәм урман парклары территориясендә үткәрелә. Без оешмаларның хезмәткәрләренә һәм халыкка ярдәм күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтле".

Түбән Кама, Әлмәт, Тукай, Алабуга, Нурлат һәм Бөгелмә муниципаль районнарында акцияләр киң колач белән узды. Гомумән Татарстан буенча акциягә 7,5 меңгә якын кеше кушылды. Урман фондыннан 2490 кбм  каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм ауган агачлар җыелды һәм чыгарылды.

Белешмә өчен. "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Быел акциянең язгы этабы 22 апрельдә старт алды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, ә көзге эшләр 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International