ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге лабораториясендә триплоид усакның in vitro клоннарын үрчетү эшләре алып барыла

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең микроклон вегетатив үрчү лабораториясендә триплоид усакның in vitro клоннарын үрчетү эшләре алып барыла. "Билгеле булганча, гади усакның төп җитешсезлеге – аның кәүсәсе тиз чери. Узган гасыр урталарында һәм ахырында Россиядә һәм башка илләрдә үткәрелгән тикшеренүләр триплоид усакның гөмбә авыруларына тотрыклы булуын исбатлады, – дип сөйләде лаборатория мөдире урынбасары Наил Ханов. – Моннан тыш, әлеге төр югары продуктлылыгы белән дә аерылып тора, тиз үсә һәм үсеш алган шартларына бәйләнеше аз".

"Формалар санын 100 мең данәгә кадәр җиткерү һәм аларны республика территориясендә утырту планлаштырыла", – дип өстәде белгеч. "Быел шулай ук без себер карагае белән европа чыршысының плюс агачларын сайлауга, ә соңыннан аларның in vitro клоннарын җитештерүгә бәйле тикшеренүләрне үткәрергә җыенабыз", – диде Наил Ханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International