Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда киләсе чорга бурычлар каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республиканың урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә докладлар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында Илгизәр Зарипов катнашучыларның игътибарын дәүләт урман күзәтчелегенә, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм санитар-савыктыру чаралары үткәрүгә юнәлтте. Ул әйтеп узганча, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2019 елның 23 маендагы 472-осн номерлы боерыгы белән федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру турында оператив хисапның яңа формасы расланган. "Профилактика максатларында урман законнары бозылуга юл куймау турында кисәтүләр бирү эшен дәвам иттерергә кирәк, ләкин урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү өлешендә генә түгел, ә агач әзерләү кагыйдәләрен, аренда һәм сату-алу килешүләре шартларын үтәү өлешендә дә", – диде, җитәкче-урманчыларга мөрәҗәгать итеп, Илгизәр Зарипов.
Аның сүзләренә караганда, ел башыннан бирле Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары тарафыннан 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән. Янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар салу буенча эшләр башкару агымдагы елның 27 маена 97,1% тәшкил итә, булганнарын карау – 94,7%.
"Бүгенге көндә Министрлыкка урман патологиясе буенча тикшеренүләр турында 104 акт җибәрелде. Урман патологиясе буенча тикшерү эшләрен 31 майга кадәр төгәлләргә кирәк", – дип ассызыклады министрның беренче урынбасары.
Рәис Гомәров урман янгыннарын сүндерү техникасын ремонтлауга, "Онлайн-бухгалтерия" ДМС эшенә һәм башка мәсьәләләргә тукталды.
"Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, быел урман янгыннарын сүндерү техникасын ремонтлауга һәм техник хезмәт күрсәтүгә 4,4 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелде, – дип билгеләп үтте министр урынбасары. – 1 июньгә кадәр финанс бүлегенә, смета һәм субсидияләр бирү өчен, өстәмә килешүләр тапшырырга кирәк".
Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул җитәкче-урманчыларны урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча эшне дәвам иттерергә чакырды. "Үзара хезмәттәшлекнең теләсә нинди формалары – район киңәшмәләрендә чыгышлар, гражданнар белән очрашулар, мәгълүмати листовкалар тарату гамәлгә ашырыла, – диде министр. – Без бөтен көчебезне мобильләштерергә һәм җәйге чорда һәрнәрсәгә әзер торырга тиеш".
Равил Кузюров шулай ук кыргый тояклы хайваннар зыян салган урман культуралары участоклары турында белешмәләр җыюга һәм июнь уртасында "Буа урман хуҗалыгы" ДБУ базасында узачак семинар-киңәшмәгә әзерләнүгә кагылышлы берничә йөкләмә бирде.