Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе булып узды, анда йөкләмәләр үтәлешенең барышы турында фикер алыштылар, шулай ук киләчәккә бурычлар куелды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар министрга урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, урман фонды территориясен чистарту, республика предприятиеләренә агач ташу һәм башкалар турында сөйләделәр.
Аерым алганда, министрга республиканың муниципаль районнарында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетында катнашачак мәктәп урманчылыкларын сайлап алуның тәмамлануы турында җиткерелде. Катнашучылар исемлеге агымдагы елның 1 июненә формалаштырылачак. Әлеге чарага әзерлек башланды һәм Министрлыкта узган атнада оештыру комитетының беренче җыелышы узды.
Докладларны тыңлап бетергәннән соң ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен көчәйтергә кушты. "Без дә, урыннардагы белгечләр дә мәктәпләргә ешрак барырга, урман хуҗалыгы турында сөйләргә һәм бу өлкә белән кызыксынучы балаларны табарга тиеш, – дип билгеләп үтте министр. – Хәзер республикада урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары эшләнә".