Бүген ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды. Объектларны караганда, аны "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев һәм "Минзәлә урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Айдар Хәлиуллин озата йөрде.
Рәис Гомәров килү белән "Солнышко" балалар савыктыру лагеры янында урнашкан Юртау кишәрлеге урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвид булмаган агачны җыю эшләре белән танышты. "Коры-сары, ауган агачлардан һәм чүп-чарлардан чистарту эшләре тулы куәтенә бара, – дип билгеләп үтте Илнар Әхмәтгалиев. – Лагерь 17 июньдә ачылачак, моңа кадәр 500 метр радиуста бөтен территория чистартылачак".
Шуннан соң министр урынбасары Юртау һәм Минзәлә кишәрлеге урманчылыклары территориясендә язгы урман культуралары эшләренең сыйфатын һәм янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу эшен бәяләде. Министр урынбасарына быел биредә 152 гектар мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү һәм 1 гектар урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылуы турында сөйләделәр. 30 км яңа полоса булдырылган һәм булганнарына 320 км озынлыкта тәрбия эшләре уздырылган.
Болар белән берлектә, Рәис Гомәров урман питомнигын, Минзәлә кишәрлеге урманчылыгында төзекләндерелгән ял урыннарын һәм кыргый тояклы хайваннар зыян салган урман культуралары участокларын карады.