ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Урман төзелешен үстерү перспективалары – киләчәккә караш" дигән киңәшмә эшендә катнашты

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәү өлкәсенең Химки шәһәрендә "Урман төзелешен үстерү перспективалары – киләчәккә караш" темасына киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов, "Рослесинфорг" ФДБУ директоры Игорь Мураев, "Рослесозащита" ФБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Павел Попов, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт бергәлеге вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов ачты. Ул урман хуҗалыгы белән нәтиҗәле идарә итүне тәэмин итүдә, урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм аларны арыктырмыйча файдалану мәсьәләләрендә урман төзелеше материалларының мөһим ролен ассызыклады.

Киңәшмәдә "Рослесинфорг" ФДБУ директоры Игорь Мураев, ВНИИЛМ федераль бюджет учреждениесенең урманчылык һәм урман төзелеше бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Николай Моисеев, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар докладлар белән чыгыш ясады.

Равил Кузюров үз чыгышында Татарстан Республикасында урман төзелешен үстерү тарихы, урман фондының хәзерге торышы һәм алдагы чорга планнар турында сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, республикада урман төзелеше буенча эшләр 2011 елдан алып 2017 елга кадәрге чорда башкарылган. Дәүләт йөкләмәсе кысаларында бүгенге көндә гомуми мәйданы 920 мең га булган 24 урманчылыкның чикләре билгеләнгән (урман фонды җирләренең 74% ы). Урман фонды җирләренә карата кадастр исәбе 331 мең га (27%) мәйданда үтәлгән.

"2018 елда барлык урманчылыкларның урман хуҗалыгы регламентларына үзгәрешләр кертү буенча эшләр башкарылды, шулай ук 2019-2028 елларга Татарстан Республикасы Урман планы эшләнде”, – дип билгеләп үтте министр.

Шуның белән берлектә, Равил Кузюров киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы урман комплексын исәпкә алу буенча мәгълүмат системасын, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын оештыру һәм дистанцион зондлаштыру мәгълүматлары нигезендә урман фондының торышын мониторинглау һәм тикшереп тору сервисын оештыру буенча башкарыла торган эшләр белән дә таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International