Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының икенче ротациясе төгәлләнде. Барлыгы 3,5 млн. данә нарат һәм 0,5 млн. данә карагай орлыгы чәчелгән.
"Технология буенча башта кәлшәләрне теплицаларда үстерәбез, аннары үстереп җиткерү кырларына күчерәбез, – дип сөйләде үзәк директоры Руслан Газизов. – Хәзер басуларда беренче ротация чәчкеннәре – 3 миллион чыршы һәм 1 миллион нарат "көч туплый". Аларны көн саен 4 кеше, шул исәптән урманчы Муса Мингәрәев тә күзәтә. Кәлшәләрнең торышы яхшы дип бәяләнә".
ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең җитештерү куәте елына ябык тамыр системасы белән үстерелгән 12 млн. данә кәлшә тәшкил итә. Биредә чәчкеннәр өч ротациядә үстерелә.