Республика районнарында "ТР муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы" конкурсларына йомгак ясалды. Анда җиңүчеләр Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетында катнашачак, ул 2019 елның 29-31 июль көннәрендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында узачак.
"Иң көчле" исемен яулар өчен 31 команда көч сынашачак, катнашучыларның гомуми исәбе 120 артык булачак. Слетка барлыгы 200 артык кеше җыелыр дип көтелә. Ярышлар барышында конкурсантларга урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре турындагы белемнәрен, командада эшләү күнекмәләрен, урманда ориентирлашу, каршылыкларны җиңеп чыгу, таксацияләү һәм урман янгыннарын сүндерү күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булачак. Шулай ук слет кысаларында төрле конкурслар, мастер-класслар, квестлар, "Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда" конференциясе һ.б. үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слеты балаларны һәм яшьләрне тикшеренү һәм табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү максатында Министрлык тарафыннан үткәрелә. Беренче тапкыр слет 2010 елда – Саба районының Лесхоз бистәсендә, икенче мәртәбә 2018 елда Кукмара районының Лубян авылында узды.