Республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе дәвам итә

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, ул 22 апрельдә башланып киткән иде.

Акция кысаларында муниципаль районнарда урман фонды территориясе каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистартыла. Урманнарны чистарту эшендә учреждениеләрнең, предприятиеләрнең, оешмаларның, экология берләшмәләренең белгечләре, югары һәм урта махсус һөнәри уку йортлары студентлары, волонтерлар катнаша. Акция барышында 5 июньгә урман фондыннан 3,5 мең кбм. артык каты көнкүреш калдыгы, коры-сары һәм ауган агачлар чыгарылган.

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – уңайлы санитар-экологик шартлар булдыру һәм урманга карата сакчыл караш тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International