Татарстанлылар "Подрост" XVI Россиякүләм юниорлар урман конкурсы финалында катнаша

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Бу көннәрдә Мәскәү өлкәсенең Пушкин районында "Софрино" отель-паркы базасында "Подрост" XVI Россиякүләм юниорлар урман конкурсының финалы уза.

Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм "Балаларның федераль экология-биология үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе тарафыннан 2004 елдан бирле үткәрелә. Быел федераль (читтән торып) этапка Россиянең 68 субъектыннан 301 эш кергән. Экспертлар жюрие бәяләгәннән соң финалга илнең 47 төбәгеннән 92 кеше, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – Лубян урман-техника көллиятенең бакча-парк төркеме студенты Никита Ступицкий, Казан шәһәренең Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Александр Жерненков һәм Казан шәһәренең "90 нчы гимназия" МББУның 10 нчы сыйныф укучысы Гөлсем Гайнуллина узган.

Конкурс кысаларында анда катнашучылар "Авиалесохрана" ФБУ эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышкан, урманчылык һәм урман үрчетү буенча мастер-классларда булган. Бүген конкурсантларга үз проектларын якларга туры киләчәк. Никита Ступицкий "Интеродуцияләнгән агачларны чагыштырма өйрәнү" ("Урман хуҗалыгы профилендәге һөнәри белем бирү оешмалары студентларының иң яхшы фәнни-тикшеренү эше" номинациясе), Александр Жерненков – "Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы экосистемаларында СО2 эмиссиясен бәяләү" ("Урман белеме һәм урманчылык"), ә Гөлсем Гайнуллина – "Казан шәһәренең "Аккош күле" урман паркы чыршысының төзелеше һәм төрлелеге" ("Урман үсемлекләре экологиясе") фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим итәчәк.

"Подрост" XVI Россиякүләм юниорлар урман конкурсына иртәгә, 6 июньдә, йомгак ясалыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International