Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ИФОда табигать ресурслары торышына дистанцион мониторинг системасын оештыру турында фикер алыштылар

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 4 июнендә Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округында табигый ресурсларның һәм мөһим социаль-икътисадый әһәмияткә ия объектларның торышын дистанцион мониторинглауның комплекслы системасын оештыру һәм камилләштерү буенча ведомствоара эш төркемнең видеоконференция режимындагы чираттагы утырышы булды.

Утырышта төбәк һәм федераль хакимият органнары һәм профильле ведомстволар вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Фаяз Шакиров һәм башкалар катнашты.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Екатерина Карутина җитәкчелегендәге киңәшмәдә катнашучылар урман фонды, урман һәм авыл хуҗалыгы объектлары, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү урыннары, карьерлар һәм чүплекләр өчен контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең төп бурычлары һәм проблемалары турында фикер алышты.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Ведомствоара эш төркеменең тематик төркем җитәкчеләре расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International