ТР "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре теплицаларда утырту материалы үстерә

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

"Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре теплицаларда утырту материалы үстерә. "Бездә нибары 4 теплица бар, быел май башында каен орлыклары чәчтек, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сәгыйд Абдуллин. – Хәзер шытымнар чыкты, булачак кәлшәләргә көнгә 2 тапкыр су сибәбез, һава температурасын 25 градус дәрәҗәсендә сакларга тырышабыз һәм чүп үләннәренә каршы көрәшәбез. Күптән түгел үсемлекләргә авырулардан каршы бөркедек, ә июнь ахырына минерал ашламалар кертергә планлаштырабыз".

Сәгыйд Абдуллин сүзләренә караганда, биредә бер сезонга каен кәлшәләре шундый ысул белән үстерелә. "Август ахырында-сентябрь башында аларны урман фонды территориясенә күчереп утырта алачакбыз", – дип билгеләп үтте ул.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Арча, Әлки, Исләйтар, Мамадыш һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә теплицаларда утырту материалы үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International