ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим авылында Сабантуй бәйрәмендә катнашты

2019 елның 9 июне, якшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районының Мөслим авылында Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Ул чарага җыелучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм Сабантуй татар халык бәйрәменең әһәмиятен ассызыклады.

"Безнең һәркайсыбыз бу бәйрәмне түземсезлек белән көтә, – диде министр. – Бүген Сабантуй – язгы кыр эшләре тәмамлану символы гына түгел, ә бөтен халыкларның тынычлык, татулык һәм дуслык символы да. Аны Россия Федерациясе төбәкләрендә дә, башка илләрдә дә билгеләп үтәләр".

Бәйрәм районның иҗат коллективлары катнашында бай мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Шулай ук ат чабышлары, төрле конкурслар, уеннар, спорт ярышлары оештырылды: билбау көрәше, гер күтәрү, кул көрәше, аркан тарту, баганага менү, көянтә киеп һәм чиләкләр асып йөгерү, капчык киеп йөгерү, бүрәнәдә көрәшү һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International