Татарстанлылар Юниорларның "Подрост" XVI россиякүләм урман конкурсы финалында катнашты

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Узган атна ахырында Мәскәү өлкәсенең Пушкин районындагы "Софрино" парк-отеле базасында Юниорларның "Подрост" XVI россиякүләм урман конкурсына йомгак ясалды.

Исегезгә төшерәбез, Юниорларның "Подрост" россиякүләм урман конкурсы ел саен өч этапта – төбәк, читтән торып һәм турыдан-туры федераль этапларда үткәрелә. Быел читтән торып федераль этапта катнашу өчен 68 РФ субъектыннан 301 фәнни-тикшеренү эше алынган. Экспертлар жюрие бәяләгәннән соң финалга илнең 47 төбәгеннән 92 кеше, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – Лубян урман-техника көллиятенең бакча-парк төркеме студенты Никита Ступицкий, Казан шәһәренең Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Александр Жерненков һәм Казан шәһәренең "90 нчы гимназия" МББУның 10 нчы сыйныф укучысы Гөлсем Гайнуллина узган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Александр Жерненков "Урман белеме һәм урманчылык" номинациясендә "Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы экосистемаларында СО2 эмиссиясен бәяләү" фәнни-тикшеренү эше өчен 3нче урынга лаек булды. Гөлсем Гайнуллина "Урман үсемлекләре экологиясе" номинациясендә 4 нче урынны алды (эш – "Казан шәһәренең "Аккош күле" урман паркы чыршысының структурасы һәм популяция төрлелеге").

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International