Татарстанда "Экология" илкүләм проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын тормышка ашыру дәвам итә

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда "Экология" илкүләм проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында урман торгызу эшләре дәвам итә. Бу елның 13 июненә 2315 га мәйданда эшләр уздырылган.

Аерым алганда, республикада 1729 га мәйданда урман культуралары утыртылган, 166 гектарда урман үрчетү һәм 34 гектарда катнаш урман торгызу эшләре төгәлләнгән. Хәзерге вакытта урманнарны табигый торгызуга ярдәм итү буенча чаралар үткәрелә.

"Урманнарны саклау" төбәк проекты Татарстанда 2019 елдан 2024 елга кадәрге чорда гамәлгә ашырылачак. Аның төп максаты – 2024 елга урманнарның кимү һәм торгызылу балансын 100% нисбәтендә тәэмин итү. Әлеге максатка ирешү өчен 2 төп күрсәткеч билгеләнгән: "урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына туры китерү" һәм "урман янгыннарыннан алынган зыян".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International