ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча урманчылыгы территориясендә башкарылган урман культуралары эшләренең сыйфатын бәяләде

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча муниципаль районында эш визиты белән булды. Биредә ул Арча урманчылыгы территориясендә башкарылган урман культуралары эшләренең сыйфатын бәяләде. Объектларны караганда, министрны "Арча урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин һәм "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Нияз Сәлахов озата йөрде.

Равил Кузюров Тукай кишәрлеге урманчылыгы территориясендә урман культуралары утыртмаларын, питомникны һәм урман-орлык кишәрлеген, Сорнар кишәрлеге урманчылыгында "Казансу елгасы" табигать һәйкәлен, шулай ук Балтач кишәрлеге урманчылыгындагы цехны һәм питомникны карады.

Министрга җиткерелгәнчә, быел биредә 80,5 гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган, 184 гектарда урман культуралары өстәп утыртылган, яклаучы урман утыртмаларына 65 гектарда нигез салынган. Урман питомникларына орлык чәчү эшләре 0,8 га мәйданда уздырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International