Бүген Буа муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык хезмәткәрләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республиканың урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар иң әүвәл ТР "Буа урманчылыгы" ДКУ Буа кишәрлеге урманчылыгының 47 нче кварталында 2018 елда җил-давылдан зыян күргән урман культуралары участогында уздырылган санитар кисү нәтиҗәләре белән танышты. Җитәкче-урманчы Илнар Гатауллин барлык эшләрнең 3,2 га мәйданда башкарылуы турында сөйләде.
Маршрутның икенче ноктасы Буа урман хуҗалыгының урман питомнигы булды. Аның гомуми мәйданы 14 га тәшкил итә. Анда белгечләр быелгы шытымнарны, 2015-2016 елларда утыртылган чәнечкеле чыршы һәм кызыл шомырт утыртмаларын карый алды.
Алга таба семинар-киңәшмәдә катнашучылар Буа кишәрлеге урманчылыгының 29 нчы кварталындагы урман участогын карады, биредә яшь үсентеләрне тәрбияләү эшләре алып барыла иде, кыргый тояклы хайваннардан зыян күргән 66 нчы кварталдагы урман үсентеләрен дә карадылар, шулай ук Ырынгы урта мәктәбендә булдылар, анда кунакларга "Рунга" мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында сөйләделәр.
"Буа урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең административ бинасын караганнан соң "Мәдәни үсеш үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе базасында пленар утырыш узды.
Җыелышта ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров доклад белән чыгыш ясады.
Илгизәр Зарипов үз чыгышында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм аның ведомствосындагы учреждениеләрнең 2019 елның 5 ае эчендә эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында бүгенге көндә урманнарны торгызу һәм урман үрчетү эшләренең 2315 га мәйданда башкарылганлыгы, урман питомникларында 22,8 га мәйданда орлык чәчелгәндеше (планның 104%) турында сөйләде.
Шуның белән беррәттән, әлеге чорда 466,8 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән, 2662,2 км озынлыгында янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар салынган һәм гомуми 5432,9 км озынлыктагы барьерлар каралган. Урманнарда барлыгы 12,4 меңгә якын патрульлек башкарылган, алар барышында урман утыртмаларын законсыз кисүнең 40 факты ачыкланган.
"Янгын чыгу хәтәре янаган иң катлаулы чор безне урап узды: язгы кыр эшләре тәмамланды, авыл хуҗалыгы җирләрендә контрольсез янгыннар һәм коры үләнгә ут төртүләр туктатылды. Хәзер республиканың урман хуҗалыгы өчен барлык көчләрне дә сезонлы характерда булган башка мөһим бурычларга юнәлтергә кирәк", – дип йомгаклады Илгизәр Зарипов.
Рәис Гомәров республика предприятиеләренә агач ташу күрсәткечләренә, түләүле хезмәтләр күрсәтүдән алынган керемнәр, хезмәт хакы һәм башкалар турында сөйләде.
Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен 2024 елга кадәр 527,7 млн.сум күләмендә финанслау каралган. 2019 елга федераль бюджеттан 86,8 млн. сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән махсус учреждениеләрне урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары белән тәэмин итү өчен – 44,4 млн.сум һәм 4,5 млн. сум – махсус урман хуҗалыгы техникасы сатып алу өчен.
Соңыннан Рәис Гомәров агымдагы елның 5 июленнән 6 июленә кадәр Мамадыш шәһәрендә бензин моторында эшләүче пычкылар белән урман аударучылар арасында "Урман кисү-2019" чемпионатының төбәк этабын үткәрү турында мәгълүмат җиткерде.
Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Министр урман хуҗалыгы директорларын урман үсемлекләре орлыкларын әзерләүгә һәм аларның сыйфатын саклауга, ә җитәкче-урманчыларны – дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруга һәм Идел һәм Кама елгалары ярлары буенда су саклаучы агачлар утырту өчен кишәрлек сайлау эшенә аерым игътибар бирергә чакырды. "Әлбәттә, безнең эш нәтиҗәләре берьюлы күренми, бер ел эчендә урман үстерү мөмкин түгел. Ләкин сез эшләгән һәр нәрсә 10-15 елдан соң бик кыйммәтле булачак. Без киләчәк төзибез, – диде катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, министр. – Сез урыннарда Министрлык вәкилләре булып торасыз, әмма без һәрвакыт элемтәдә һәм ярдәм итәргә әзер. Бергәләп эшләгәндә генә без нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз".