Узган атна ахырында ТР "Нурлат урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Чулпан кишәрлеге урманчылыгы базасында Мәктәп урманчылыкларының район слеты-конкурсы узды. Чарада катнашучыларны җитәкче-урманчы Рөстәм Галиев һәм Нурлат муниципаль районы Мәгариф идарәсе методисты Ольга Тарасова сәламләде.
Слет-конкурста 6 мәктәп урманчылыгыннан 24 кеше катнашты. Конкурсантлар үзләре һәм эшчәнлекләре турында сөйләде, география, экология, табигатьтән файдалану өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәтте, шулай ук берничә практик биремнәрне үтәде. Алар арасында приборлардан башка гына агачның яшен, горизонт якларын ничек белеп булуы турындагылары да бар иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга "Яшь урманчылар" мәктәп урманчылыгы лаек булды. Икенче урында – "Яшел патруль" һәм "Ак каен" берләшмәләре, өченчедә – "Яшь урманчы", "Яшелләр" һәм "Росток" командалары.