Яшел Үзән районының 14 нче лицееның мәктәп яны лагерында тәрбияләнүче балалар "Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенең эше белән танышты. Балалар өчен экскурсияне филиал җитәкчесе урынбасары Венера Ефременкова үткәрде.
Анда укучылар урман үсемлекләре орлыкларын бәяләү үзенчәлекләре, урман патологиясе буенча мониторинг һәм урманнарның санитар торышына тискәре йогынты ясый торган факторлар турында белде.
Очрашу ахырында укучылар өчен гербарий һәм үсемлекләрнең орлык материаллары буенча агач токымнарын билгеләүгә "имтихан" үткәрелде.