Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды, анда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, башкарма хакимият органнары һәм оешмалар вәкилләре, республика муниципаль районнары комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары катнашты.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин соңгы 8 елда урман фонды территориясендәге урманнарда янгыннарның булмавы турында билгеләп үтте. "Бу, беренче чиратта, территориаль органнар казанышы, – дип ассызыклады ул. – Хәзер кайбер районнарда урманнарда югары класслы янгын чыгу хәтәре күзәтелә. Шулай ук җәйге каникулларның кызган чоры турында да искәртеп узасы килә – лагерьларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре өстенлекле булырга тиеш".
Аннан соң "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ башлыгы Сергей Захаров чыгыш ясады. Ул урманнарда янгын хәтәре сезоны башланганнан бирле янгын чыгу куркынычының комплекслы күрсәткечләре турында сөйләде. "Якындагы өч тәүлек эчендә муниципалитетлар территориясендә янгын чыгу хәтәре югары дәрәҗәле саклана", – диде Сергей Захаров.
Алга таба доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, ел башыннан бирле Идел буе федераль округы территориясендә 547 урман янгыны теркәлгән. Ут ялмап үткән гомуми мәйдан 3 мең гектардан артып китә. 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда урман янгыннары саны – 35%ка, ялкын узган мәйдан 20%ка арткан.
"Татарстан Республикасы территориясендә дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елда башка категория җирләрендә янгын чыгуның 565 очрагы ачыкланган, – дип сөйләде Равил Кузюров. – 80% очракта аларның төп сәбәбе – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә узган елгы уңыш калдыкларын һәм корыган үләннәрне контрольсез яндыру".
Янып китү очракларының иң күбесе Түбән Кама муниципаль районында – 55 очрак, Азнакай районында – 42, Яшел Үзән районында – 39, Лаешта – 38 һәм Мамадыш районында – 32.
Министр урманнарны янгынга каршы төзекләндерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган чараларга җентекләп тукталды. Шулай итеп, хәзерге вакытта республикада янгын куркынычы булган хәлгә космик мониторинг үткәрелә, авиация (1,2 млн.га) һәм җир өсте (11 мең га) тикшерүе уздырыла. Шулай ук "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли.
Шуның белән берлектә, Равил Кузюров Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 18 августындагы 807 номерлы карары турында искә төшерде, аның нигезендә урманнарга янәшә торучы территорияләрне корыган үләннәрдән, урып-җыю калдыкларыннан, ауган агачлардан, киселгән калдыклардан, чүп-чардан һәм башка янучан материаллардан чистарту яки янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән бүлеп алу таләпләре кертелгән.
Чыгышы ахырында министр муниципаль районнар вәкилләрен урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү эшен дәвам иттерергә һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә корыган үләнгә, урылган кырларга һәм уңыш калдыкларына ут төртүгә юл куймау буенча чаралар күрергә чакырды.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары Константин Чанышев һәм Татарстан Республикасының кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов та чыгыш ясады.