Николай Будуев "Урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән танышты

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Кичә, 23 июньдә, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе урынбасары Николай Будуев эш визиты белән Татарстан Республикасына килде. Ул Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлеге һәм Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендәге Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән танышты.

Бүген Николай Будуев Шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлеге урманчылыгының 59 нчы кварталында булды, анда "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен бәяләде. Делегация составында шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм башкалар бар иде.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов әлеге урман кишәрлегенә 2018 елның 30 маенда давыл нәтиҗәсендә зыян килүе турында сөйләде. Зыянның гомуми мәйданы 14,7 га тәшкил итә. Узган елның көзендә Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан буран аударган агачларны җыештыру һәм түмәрләрне казып алу эшләре башкарылган.

"Бу елның язында биредә ясалма урман торгызу эшләре башкарылды. Барлыгы 4,5 гектар мәйданда 15 мең данә Европа чыршысы һәм Себер карагае утыртылды", – дип өстәде Илгизәр Зарипов.

Николай Будуев урман торгызу буенча башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда урман хуҗалыгын үстерүгә һәм урманнарны янгыннардан саклауга аерым игътибар бирелә.

Белешмә өчен. Татарстан Республикасында 2019 елның 24 июненә 2315 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Аерым алганда, республикада 1729 га мәйданда урман культуралары утыртылды, 166 гектарда – урман үрчетү һәм 34 гектарда катнаш урман торгызу эшләре төгәлләнде. Хәзерге вакытта урманнарны табигый торгызуга ярдәм итү буенча чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International