Бүген Министрлыкта Саба урманчылыгының урман фонды территориясендә урман төзекләндерү хезмәтләре күрсәтү нәтиҗәләре буенча икенче урман корылышы киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, Саба урманчылыгы җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин, Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы директоры Илһам Рәхмәтуллин һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, дәүләт контрактлары нигезендә "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы тарафыннан Саба урманчылыгы урман фонды җирләрендә урман корылышы һәм урманнарны таксацияләү буенча кыр һәм камераль эшләр тәмамланган. "Бүген без бу эшләрнең нәтиҗәләре турында, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чараларны проектлау буенча фикер алышырга, шулай ук элек урман корылышы барган вакыттан бирле урман утыртмаларының торышы динамикасын карар өчен җыелдык", – диде ул.
Алга таба "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, урманнарны тәртипкә китерү эшләре барышында урманнарны таксацияләү беренче таксация разряды буенча күз үлчәме ысулы белән башкарылган. Саба урманчылыгы урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 60,4 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән яклагыч урманнар – 10,9 мең га.
Башкарылган урман төзекләндерү эшләре турында тулырак итеп филиал директоры урынбасары Газинур Камалетдинов сөйләде. Ул киңәшмәдә катнашучыларны кишәрлек урманчылыклары һәм муниципаль районнар территорияләрендә урманнарның мәйдан күрсәткечләре, урман культураларының торышы, махсус саклана торган табигый территорияләрнең характеристикалары белән таныштырды.
Алга таба Саба урманчылыгы урман фонды территориясендә урман хуҗалыгы эшләре күләмнәре турында фикер алыштылар.