ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлык хезмәткәрләре, республика оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Утырышны министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты һәм эш регламентын игълан итте. Чарада нотыклар белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Лилия Мортазина һәм секторның әйдәүче консультанты Эльвира Зыятдинова чыгыш ясады.

Эльвира Зыятдинова катнашучыларны коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә агымдагы елның 1 нче яртыеллыгында Министрлыкның эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул искәрткәнчә, бу эш ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карары белән расланган Дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Программа кысаларында 2018 елда дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренең керемнәре турында мәгълүматлар кабул ителгән, дәүләт граждан хезмәтенә кергән затлар өчен консультацияләр уздырылган, коррупциягә каршы тору өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр турында аңлату эшләре алып барылган һ.б. "Узган чорда дәүләт хезмәткәрләренең мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү яки барлыкка килү ихтималы турында мәгълүматлар министр адресына килмәде һәм Министрлык хезмәткәрләренә карата тикшерүләр үткәрү өчен нигезләр булмады", – дип нәтиҗә ясады Эльвира Зыятдинова.

Лилия Мортазина Татарстан Республикасы урман комплексын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды. Ул урман тармагы хезмәткәрләренең гомуми саны 2,6 меңнән артык кеше тәшкил итүен әйтте. Шул ук вакытта тармакта идарә итү, шулай ук тәэмин итү звеносы кадрларына кытлык күзәтелә.

Алга таба урман тармагына яшь белгечләрне җәлеп итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International