Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2019 елда урман патологиясе буенча тикшерүләр үткәрү һәм урман саклау чараларын билгеләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев үткәрде.
Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алсу Мостафина һәм "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" җитәкчесе урынбасары Венера Ефременкова катнашты.
Киңәшмәне ачып, Сергей Ковалев 2019 елның 7 июнендә "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 2019 елның 6 июнендәге 135-ФЗ номерлы федераль законның үз көченә керүе турында искәртеп узды, аның нигезендә урманнарның санитар һәм урман патологиясе буенча торышы турындагы мәгълүматларны яшереп калдырган яки урман патологиясе буенча тикшеренүләр актына төгәл булмаган белешмәләр керткән өчен вазыйфаи затларга 5 меңнән 20 мең сумга кадәр административ штраф яный. Законда билгеләнгән срокта башкарма хакимиятнең федераль органына расланган УПТ актын җибәрмәгән очракта да шундый ук күләмдә штраф каралган.
Күрсәтелгән хокук бозуларны яклагыч урманнарга, урманнарның махсус сакланыла торган кишәрлекләренә, шулай ук урман паркларында урнашкан урманнарга карата кылынган очракта штраф күләме 20 меңнән 40 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Сергей Ковалев хәбәр иткәнчә, июнь аенда департаментка төбәкләрдән 5 меңнән артык урман патологиясе буенча тикшеренү акты кергән. Хәзерге вакытта учреждениедә әлеге документлар тикшерелә.
Алга таба киңәшмә барышында урман патологиясе буенча тикшерү нәтиҗәләрен рәсмиләштерү сыйфатын арттыру һәм УПТ актлары төзү срокларын оптимальләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.