"Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре урман питомнигында чәчүлекләрне тәрбияли

2019 елның 2 июле, сишәмбе

"Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Чирмешән муниципаль районының Лашман авылы янында урнашкан урман питомнигында чәчүлекләрне тәрбияли. "Бу безнең яңа питомник, аның өчен район хакимияте тарафыннан агымдагы елда җирләр бүлеп бирелде. Апрель азагында без биредә гади себер карагае, чыршы, нарат орлыклары чәчтек, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. – Орлыклар яхшы гына шытып чыкты, без аларны агач щитлары белән ышыкладык һәм хәзер рәт араларын тәпкелибез. Шуның белән бергә киләсе елда чәчү өчен участок әзерлибез. Күптән түгел хезмәткәрләргә ял итү өчен кечкенә генә йорт ясалды".

Николай Кваков сүзләренә караганда, 2020 елда урман питомнигында ылыслы агачлар, шул исәптән зәңгәр чыршы орлыкларын чәчү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы буенча барлыгы агымдагы елда урман питомникларында 22 гектар мәйданда орлык чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International