Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында "Иделне савыктыру" федераль проекты кысаларында су саклаучы яклагыч урман полосалары утырту мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Николай Кротов рәислегендә узды.
Чарада төбәкнең башкарма хакимият органнары вәкилләре – шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.
Киңәшмәне ачып, Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Николай Кротов, "Иделне савыктыру" федераль проекты кысаларында диффуз пычрану проблемасын хәл итү өчен төбәкләрдә Идел елгасы ярлары буенда су саклаучы урман үсентеләрен утырту планлаштырыла, дип билгеләп үтте. Урман фонды җирләрендә урман торгызу һәм башка категория җирләрендә урман үрчетү эшләре үткәреләчәк, алар алга таба урман фонды җирләре составына кертеләчәк.
Киңәшмә барышында участокларны проектлау эшләрен үткәрү, туфракларның урман өчен яраклы булу-булмавын тикшерү, утырту материалы үстерү һәм сатып алу, су саклаучы яклагыч урман утыртмалары утырту, булдырылган урман культураларын карау һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре тикшерелде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Татарстан Республикасында проектка кертү өчен гомуми мәйданы 1154 га булган җир участоклары сайлап алынган һәм 4 млн. данә утырту материалы запасы булдырылган.