Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясе төгәлләнде

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясе төгәлләнде. Барлыгы 4 млн. данә нарат орлыгы чәчелгән.

"Эшләргә 20 кеше җәлеп ителде, 12 көндә башкарып чыктылар, – дип сөйләде үзәк директоры Руслан Газизов. – Хәзер басуларда беренче һәм икенче ротация чәчүлекләре көч туплый. Шулай итеп, без агымдагы елга чәчү планын башкардык, хәзер утырту материалы үстерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк".

Исегезгә төшерәбез, ТР УСОҮ җитештерү куәте ябык тамыр системасы белән елына 12 млн. данә кәлшә тәшкил итә. Беренче һәм икенче ротация кысаларында биредә 3 млн. данә чыршы орлыгы, 4,5 млн. данә нарат һәм 0,5 млн. карагай чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International