4 июльдә Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында "Урман кисүче – 2019" чемпионатының төбәк этабы ачылачак

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

2019 елның 4 нче июленнән 5 нче июленә кадәр Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә урман аударучылар арасында бензомоторлы пычкылар, харвестер һәм форвардер машинистрлары арасында "Урман кисүче – 2019" чемпионатының төбәк этабы узачак. Ярышларда Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларыннан һәм Лубян урман-техника көллиятеннән 100дән артык белгеч катнашачак.

Ярышлар барышында урман кисүчеләргә агач аудару, бензин пычкысы чылбырын алыштыру, катнаш кисем белән бүрәнә кисү, төгәл кисү, ботак кисү һәм эстафета кебек биремнәрне башкарырга туры киләчәк. Харвестер машинистлары пычкы аппаратын җыю һәм сүтеп алу, вакыт озынлыгында бүрәнә кисү, агач аудару, ә форвардер операторлары – бүрәнә төяү, маневрлау, бушату һәм сортировкалау осталыкларын күрсәтәчәк.

Чара кысаларында республика иҗат коллективлары катнашында мәдәни-күңел ачу программасы оештырылачак. Шулай ук бүрәнәдән өзелми торган чылбыр чыгару буенча мастер-класс үткәреләчәк.

Төбәк этабында җиңүчеләр урман аударучылар арасында "Урман кисүче – 2019" VII Россия чемпионатында Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International