Бүген Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә "Стадион-ипподром" муниципаль бюджет учреждениесе базасында урман аударучылар арасында бензомоторлы пычкылар, харвестер һәм форвардер машинистлары арасында "Урман кисүче – 2019" чемпионатының төбәк этабы ачылды.
Ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм Мебель һәм агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре ассоциациясе генераль директоры Тимур Иртуганов сәламләде.
"Кыска вакыт эчендә әлеге чемпионат Татарстан Республикасы өчен уникаль һәм якты вакыйга булды. Безнең һәркайсыбыз урман тармагы белгечләре арасында әлеге тамашаның һәм матур ярышларның башлануын түземсезлек белән көтә, – диде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Быел ярышлар Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында уза".
"Без үзебезнең урман кисүчеләр белән һичшиксез горурланабыз, дүрт ел рәттән – 2015 елдан 2018 елга кадәр – алар Россиянең "Урман кисүче" чемпионатында гомумкоманда зачетында беренче урыннарны яулап килделәр, – дип өстәде министр. – Киләчәктә дә бу планканы саклап кала алырбыз дип ышанам. Чын күңелдән ярышларда катнашучыларга уңышлар, ә кунакларга яхшы кәеф һәм онытылмаслык тәэсирләр телим! Иң көчлесе җиңсен".
Анатолий Иванов үзенең сәламләү сүзендә мондый чараның Мамадыш муниципаль районында беренче тапкыр үткәрелүе хакында билгеләп үтте. "Безгә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт, – дип ассызыклады ул. – Мин мондый ярышларны уздыру кирәк дип саныйм. "Урман кисүче" чемпионатының төбәк этабы – ярышлар мәйданчыгы гына түгел, ул тәҗрибә уртаклашу һәм квалификацияңне күтәрү урыны да".
"6 ел элек Татарстан командасының урман аударучылар арасында Россия чемпионатына беренче тапкыр килүенә без бик шатланган идек. Ул чакта республика вәкилләре призлы урыннар алмады, – диде җыелучыларны сәламләп Тимур Иртуганов. – Әмма хәзер Татарстан, һичшиксез, лидер булып тора. Россиянең соңгы дүрт чемпионатының нәтиҗәләре дә, республика командасы анда беренче урыннарны яулады, һәм Татарстандагы урман аударучыларның берсе тарафыннан 2015 елда кабатланган дөнья рекорды да һәм Россиядәге иң яхшы хөкемдарлар бригадасы да моңа раслама булып тора. Ярышларда катнашучыларның барысына да чын күңелдән уңышлар телим".
Чараны ачу тантанасы аерылмый торган чылбыр әзерләү буенча мастер-класс белән дәвам иттерелде. "Хускварна" ҖЧҖ тренер-күрсәтүчесе, "Мин булдырам!" теле-шоуында катнашучы Владимир Богданов бүрәнәдән дүрт боҗрадан торучы чылбыр кисте.
Чылбыр урталай киселгәннән соң "Урман кисүче" чемпионатының төбәк этабына старт бирелде. Министр Равил Кузюров, район башлыгы Анатолий Иванов һәм Мебель һәм агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре ассоциациясе генераль директоры Тимур Иртуганов ярышларны үткәрү барышы белән танышты. Аңлатмаларны "Хускварна" ҖЧҖ профессиональ техника юнәлеше җитәкчесе, РФ урман аударучыларның җыелма командасы тренеры Александр Гончаров бирде.
Быел "Урман кисүче" чемпионатының төбәк этабында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгыннан һәм Лубян урман-техника көллиятеннән 100дән артык белгеч катнаша. Ярышлар 2 көн барачак. Урман аударучылар өчен ярышлар программасында: агач аудару, бензин пычкысы чылбырын алыштыру, катнаш кисем белән бүрәнә кисү, ботаклар кисү һәм "эстафета" узу. Харвестер машинистлары пычкы аппаратын җыю һәм сүтү, вакыт эчендә бүрәнә кисү, агач аудару, ә форвардер операторлары бүрәнәләр төяү, маневрлау, бушату һәм сортировкалау бәйгеләрендә ярыша.
"Урман кисүче" чемпионатының төбәк этабына нәтиҗәләр иртәгә, 5 июльдә, ясалачак.