"Урман үсентесе" профильле сменада катнашучылар Орленокта урман хуҗалыгы һөнәрләре нигезләрен өйрәнә

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Краснодар краендагы "Орленок" Бөтенроссия балалар үзәге" ФДБМУ базасында мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен профильле смена уза. Яшь урманчылар тематик мастер-классларда, квестларда, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшлекле уеннарда катнаша.

Смена башыннан балалар Бөтенроссия балалар янгын-техник күргәзмәсендә, балаларның Ботаника бакчасында, Олимпия авылындагы спорт музеенда, астрономия обсерваториясендә булган, туристик әзерлек мәктәбен узган һәм берничә походка барган.

Моннан тыш, Апшерон урман хуҗалыгы техникумы белгечләре сменада катнашучыларны "Урман табибы", "Урман сукмаклары буенча", "Урман математикасы", "Ылыслы маршрут" һәм "Флористика" эко-студиясенә чакырган. Мәктәп укучылары урман авырулары турында күп кенә яңалык белгән, агачларның яшен билгеләргә, "Орленок"тагы үсентеләрнең таксацион характеристикаларын билгеләргә өйрәнгән. Шулай ук балалар үсемлекләрне тасвирлау, туфракның дымлылыгын билгеләү, җирлектәге авышлык, флористика, колористиканың төрле төрләре белән танышкан.

Быел сменада Россия Федерациясенең 59 субъектыннан 140 артык кеше катнаша. Татарстан Республикасыннан мәктәп урманчылыкларының 3 шәкерте – Арча районы Лесхоз урта мәктәбендә тәрбияләнүче Ильяс Галимов ("Табигать варислары" берләшмәсе), Светлана Богомолова (Кукмара районы Лубян урта мәктәбе, "Экос") һәм Илзат Латыйпов (Саба районы, Лесхоз урта мәктәбенең "Нургали оныклары") катнаша.

"Вакыт бик кызыклы һәм эчтәлекле уза, график тыгыз, әмма безгә бик ошый, – дип тәэсирләре белән уртаклашты "Экос" мәктәп урманчылыгында катнашучы Светлана Богомолова. – Мин икенче отряд составында, безнең команданың географиясе киң – Калининградтан алып Иркутскка кадәр. Хәзер минем бөтен ил буенча дусларым бар".

Мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен "Урман үсентесе" профильле сменасын Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы оештыра. Сменада катнашучылар юниорларның "Подрост" Бөтенроссия урман конкурсының төбәк этапларында, "Иң яхшы мәктәп урманчылыгы" дигән россиякүләм читтән торып катнашулы смотр-конкурсында, мәктәп урманчылыкларының республика һәм өлкә слетларында җиңүчеләр һәм призерлар арасыннан сайлап алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International