2019 елның 29-31 июль көннәрендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты узачак. Анда Свердлау өлкәсенең Серово районы Филькино авылының "Урман дозоры" мәктәп урманчылыгы зачеттан тыш катнашачак.
"Безнең мәктәп урманчылыгы 3 ел элек оештырылган иде, – дип сөйләде "Серово урманчылыгы"ның урман мастеры, берләшмә кураторы Светлана Новоселова. – Сүз уңаеннан, мин үзем дә Лубян көллиятендә укыдым. Быел сезнең слет узганын ишеттем, балаларга сөйләдем, алар бару теләге белән яна башлады. Без бик актив, төрле тармак семинарларына барабыз, мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен "Лесной подрост" профильле сменада катнаштык, Төмән өлкәсе слетында, Байкалда экспедициядә булдык. Хәзер инде Татарстан Республикасына, тәҗрибә тупларга җыенабыз".
Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетында 31 мәктәп урманчылыгыннан 120 артык кеше катнашачак. Слетка барлыгы 200 артык кеше җыелыр дип көтелә. Ярышлар барышында конкурсантларга урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре турындагы белемнәрен, командада эшләү күнекмәләрен, урманда ориентирлашу, каршылыкларны җиңеп чыгу, таксацияләү һәм урман янгыннарын сүндерү күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булачак.