Татарстанда "Агач ташучы машина" операциясе дәвам итә

2019 елның 12 июле, җомга

Татарстан Республикасында 2013 елның 28 декабрендәге 415-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында "Агач ташучы машина" оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Операциянең максаты – республикада законсыз агач әзерләүне, ташуны һәм эшкәртүне кисәтү һәм чикләү.

Шулай итеп, бу атнада Татарстанның дәүләт урман инспекторлары, Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, 17 уртак рейд үткәрде, урман материаллары төялгән 24 машина тикшерелде, хокук бозулар ачыкланмады. Тулаем алганда, ел башыннан бирле урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән озату документыннан башка агач ташыган өчен административ хокук бозулар турында 3 эш кузгатылды.

Исегезгә төшерәбез, урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән озату документларыннан башка агач ташу вазыйфаи затларга агач материалларын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чарасын конфискацияләп яки ансыз гына 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр административ штраф салуга; юридик затларга агач материалларын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чарасын конфискацияләп яки ансыз гына 500 мең сумнан 700 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International