ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Евгений Абрамович Боратынский музеенда булдылар

2019 елның 12 июле, җомга

Кичә, 11 июльдә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Евгений Абрамович Боратынский музеенда булдылар.

Евгений Абрамович Боратынский (1800-1844) – рус шагыйре, тәрҗемәче. Рус әдәбиятының иң якты һәм шул ук вакытта серле һәм бәяләнмәгән фигураларының берсе булып санала. Е.А.Боратынский музее 1869 елдан 1918 елга кадәр өч шагыйрь буынына караган дворян утарында урнашкан.

Әлеге музей мәктәп музее буларак 1977 елның 21 мартында ачыла. 1981 елда ул җыелган коллекциянең аеруча кыйммәт булуына бәйле рәвештә дәүләт статусын ала, 2009 елда – Татарстан Республикасы Милли музее идарәсенә тапшырыла. 2012 елның маенда төзекләндерү эшләре башлана, ул 2015 елда төгәлләнә.

2015 елда ачылган музейда "Сумерки и рассветы Дома Боратынских" экспозициясе шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, рухи эзләнүләре һәм аның нәсел дәвамчылары турында сөйли. Е.А.Боратынскийның исән вакыттагы басмалары һәм шәхси әйберләреннән колекциясе, В.А. Жуковский офортлары, гаилә риваятьләренә караганда 1833 елның сентябрендә Казанда булган вакытта А.С.Пушкин эшләгән язу өстәле, шагыйрьнең бертуганы – Казан губернаторы Ираклий Боратынскийның (1802-1859) исән чагындагы портреты урнашкан.

Экспозиция Боратынскийларның гаилә архивына нигезләнгән. Рус әдәбиятының көмеш гасыры шагыйрь оныгының кызы О.А.Ильина-Боратынская иҗаты белән бирелгән. Экспонатлар арасында – Н.И.Фешин, Н.М.Сапожникова, А.И.Фомин., А.А.Боратынский эшләре, Л.Н.Толстойның уникаль портреты, Боратынскийларның көндәлек тормышын һәм гаиләдәге гореф-гадәтләрен чагылдыра торган фотолар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International