Бүген Казанда "Экология" илкүләм проекты: тормышка ашыруның беренче этабында гамәли мәсьәләләр" темасына стратегик сессия узды. Фикер алышуда "Россия Экологик җәмгыяте" Бөтенроссия табигать ресурсларын саклау һәм яклау иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Исмәгыйлов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.
Утырыш кысаларында "Урманнарны саклау", "Иделне савыктыру" һәм "Чиста ил" федераль проектларын тормышка ашыру, "Экология" илкүләм проектын алып бару кысаларында эксперт төбәк челтәренең роле, экологик реформаларның потенциаль мөмкинлекләре тикшерелде.
Татарстанда илкүләм проектны гамәлгә ашыру турында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский җентекләп сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада дүрт төбәк проектының паспортлары расланган. 2019-2021 елларда аларны гамәлгә ашыру өчен 5,8 млрд. сум күләмендә финанслау расланган, шул исәптән федераль бюджеттан – 4,8 млрд.сум.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды