Татарстанда урманнарда янгын хәтәренә бәйле сезон дәвам итә Исегезгә төшерәбез, ул агымдагы елның 15 апрелендә башланган иде.
"Безнең өчен иң куркыныч айлар – май һәм июнь, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Бәхеткә, алар безнең өчен хәвеф-хәтәрсез үтте, бигрәк тә июнь ае бик эссе булды. Хәзер һава торышы уңай, әмма без контрольне киметмибез".
Айрат Әхмәров сүзләренә караганда, янгын чыгу хәтәре янаган чор башланганнан бирле гомуми 354,7 га мәйданда урман фондына чиктәш территорияләрдә барлыгы 590 янгын очрагы теркәлгән. Дәүләт урман инспекторлары тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән һәм кагыйдәләрне бозган өчен 356,5 мең сумлык 30 карар чыгарылган.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә урманнарда түбәндәгеләр тыела:
1) ылыслы яшь урманнарда, янып көл булган урыннарда, зарарланган урман участокларында, торф сазлыкларында, урман киселгән, кисек калдыкларыннан чистартылмаган һәм әзерләнгән агачлары алынмаган урыннарда (диләнкеләрдә), үләннәре кипкән үләнле җирләрдә, агач ябалдашлары астында учак ягу;
2) янып торучы шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсендәге көлне, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ташлау;
3) ау вакытында янучан яки пыскучан материаллар куллану;
4) махсус каралмаган урыннардан тыш бензин, керосин яки башка ягулык материалы сеңдерелгән материалларны (кәгазь, тукыма, мамык һ.б.) калдыру;
5) двигатель эшләгән вакытта ягулык бакларына ягулык салу, двигательнең төзек булмаган туклану системасы булган машиналарны куллану, шулай ук янучан машиналар янында тәмәке тарту яки ачык ут куллану;
6) урманны көнкүреш, төзелеш, сәнәгать һәм башка калдыклар, чүп-чарлар белән чүпләү.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.