"ВНИИЛМ" ФБУ "Көнчыгыш-Европа УСС" филиалы белгечләре быел ТР урманнарын яңарту һәм үзгәртеп кору кисүләре буенча тәкъдимнәр әзерли

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

"ВНИИЛМ" ФБУ "Көнчыгыш-Европа УСС" филиалы белгечләре быел Татарстан Республикасы урманнарында яңарту һәм үзгәртеп кору кисүләре буенча тәкъдимнәр әзерли. Әлеге фәнни-тикшеренү темасы 2019 елга дәүләт йөкләмәсендә билгеләнгән иде.

"Бу мәсьәлә республика урманчылары өчен бик актуаль, чөнки безнең төп бурыч – урманнарның токым составын яхшырту һәм аларның продуктлылыгын арттыру, – дип сөйләде филиал директоры Айнур Пуряев. – Агачларны яңартып кисү урман утыртмаларын яшәртүгә юнәлтелгән, ягъни иске агач өемнәре җыештырыла һәм яшь агачларны үстерү өчен уңай шартлар тудырыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу эшләрне яклагыч урманнарда да үткәрергә мөмкин. Үз чиратында, үзгәртеп кору эшләре инде формалашкан урта яшьтәге үсентеләрдә аларның составын тамырдан үзгәртү һәм максатчан токым агачларының үсешен тәэмин итү максатларында үткәрелә".

Айнур Пуряев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта филиал хезмәткәрләре Көнчыгыш Европа УСС сынау-җитештерү объектларында кыр тикшеренүләре үткәрү белән мәшгуль. "1980-1990 елларда яңарту һәм үзгәртеп кору эшләре үткәрелгән территорияләр бар. Без башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен бәялибез һәм тирән анализдан соң заманча шартларны исәпкә алып тәкъдимнәр эшлибез", – дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International