Татарстанда 1,3 мең гектар мәйданда яшь агачларны карау эшләре башкарылды

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында яшь агачларны карау эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 22 июленә булган мәгълүматларга караганда, яшь агачларны карау 1,3 мең га мәйданда башкарылган.

"Мондый эшләрне башкару – сыйфатлы урман үсентеләре алуның нигезе. Агач кискәндә утыртмаларның куелыгы җайга салына һәм агачлар үсеше өчен шартлар тудырыла, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов. – Быел барлыгы 3 мең гектар мәйданда шундый эшләр башкару планлаштырыла".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International