Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман корткычларының барлыкка килүенә һәм таралуына күзәтчелек итә

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

"Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" ТР ДБУ хезмәткәрләре урман корткычларының барлыкка килүенә һәм таралуына күзәтчелек итә. Шулай итеп, белгечләр кара нарат мыекбаен, парсыз һәм Себер ефәк күбәләген тоту өчен 20 феромон тоткыч урнаштырды.

"Мондый тозаклар бөҗәкләрне билгеле бер ис ярдәмендә җәлеп итү өчен каралган. Без аларны Әбде һәм Арыш кишәрлеге урманчылыклары территориясендә урнаштырдык, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров. – 2 атнадан соң бездә урман корткычлары бармы һәм аларның якынча күпме санда булуын белә алачакбыз".

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында даими рәвештә корткычларның һәм урман авыруларының мөмкин булган чыганакларын үз вакытында ачыклау максатында урман утыртмаларын патологик тикшерү үткәрелә. Бу бурыч "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы урманнарны саклау үзәге"нә һәм республика урманчылыкларына йөкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International