КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары уку практикасы уза

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары уку практикасы уза. Шушы көннәрдә "Урман эше” белгечлеге буенча икенче курс студентлары Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге урманчылыгында булдылар. Югары уку йортының тәҗрибәле остаз-укытучылары җитәкчелегендә алар урманчылык территориясендә үсә торган төп агач һәм куак токымнары белән танышты, шулай ук урманга антропоген, технологик һәм рекреацион йөкләнеш дәрәҗәсен бәяләде.

Моның белән беррәттән әлеге юнәлештә белем алучы студентлар факультет теплицалары базасында (интродуцентларны "яшел чыбыкча ялгау" юлы белән) агач-куак үсемлекләрен вегетатив үрчетү белән дә шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультетында 2019 елда укырга керү өчен документлар кабул итү бара. Бакалавриат программасы буенча "Урман эше", "Ландшафт архитектурасы" һәм "Экология һәм табигатьтән файдалану" белгечлекләренә, магистратура программасы буенча "Урман эше" белгечлегенә укучылар туплана. Абитуриентлар университетка БДИ нәтиҗәләре буенча да, югары уку йорты үткәргән кереш сынаулары нәтиҗәләре буенча да укырга керә ала. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

Тулырак мәгълүматны югары уку йорты сайтында белергә була: http://priem.kazgau.ru яки  әлеге телефоннар буенча: 8 (843) 236-66-71, 567-46-30.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International