Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Анда министр урынбасары, эшләр белән идарә итүче, Министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, санитар-савыктыру чараларын уздыру, файдалану өчен билгеләнгән урман диләнкесен үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, су саклаучы урман утыртмаларына нигез салу өчен кишәрлекләрне ачыклау һ.б. мәсьәләләр каралды.
Докладларны тыңлаганнан соң, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмати системасын эшләүгә аерым игътибар бирергә һәм урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау буенча контрольне көчәйтергә кушты. "Безнең дәүләт урман инспекторлары, шул исәптән урман кишәрлекләреннән файдаланучылар тарафыннан да, Россия Федерациясе Урман кодексы таләпләре һәм башка норматив-хокукый актлар үтәлешен тәэмин итәргә тиеш, – диде министр. – Бу урман киселгән урыннарны агач калдыкларыннан чистартуга, компенсацияле урман торгызуны үткәрүгә һәм башка мөһим мәсьәләләргә кагыла".