Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ТР мәктәп урманчылыкларының III слетына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Анда Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ директоры Рим Фәхраҗиев, "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айдар Гайфуллин, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар "Яшь урманчылар" конкурсын, "Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда" конференциясен, "Урман эзтабарлары" экологик квестын, мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм кураторлары өчен түгәрәк өстәлләрне үткәрү мәсьәләләре турында фикер алышты.
"Слет киләсе атнада – 29-31 июль көннәрендә узачак. Оештыру мәсьәләләрен контрольдә тотуыгызны сорыйм. Балалар әлеге чарадан уңай тәэсирләр генә калсын өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш", – диде министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.
Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында узачак. "Иң көчле" исемен яулар өчен 31 команда көч сынашачак, катнашучыларның гомуми исәбе 120 артык булачак. Слетка барлыгы 200 артык кеше җыелыр дип көтелә. Ярышлар барышында конкурсантларга урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре турындагы белемнәрен, командада эшләү, урманда ориентирлашу, каршылыкларны җиңеп чыгу, урманны таксацияләү һәм урман янгыннарын сүндерү күнекмәләрен күрсәтергә туры киләчәк.