Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Аерылып торучы татарстанлыларга бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, аларның һәрберсе үз хезмәте белән Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертә. "Бүгенге кояшлы көндә армый-талмый куйган хезмәтегез, ирешкән уңышларыгыз, республикабыз үсешенә керткән өлешегез өчен миңа рәхмәт белдерү мөмкинлеге туды. Күпчелек очракта сезнең ярдәм белән Татарстан Россия Федерациясенең алдынгы, динамикалы рәвештә үсеш алучы субъектлары арасында үз позицияләрен саклап кала, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы. – 5 ай эчендә республиканың тулай төбәк продуктының үсеше 100,7 тәшкил итте. Ярты елда сәнәгый җитештерү индексы – 101,3%. Ярты елда 1,46 млн.кв. м. торак файдалануга тапшырылган, АСК комплексында 93 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. 536 млрд. сумнан артык керем мобилизацияләнгән (салым, салым булмаган түләүләр һәм башка түләүләр), шуларның 74%ы федераль бюджетка юнәлдерелгән. Сез булмасагыз, әлеге уңышларга һәм казанышларга ирешүе икеле булыр иде. Сезнең тырыш хезмәтегез, җаваплылы булуыгыз, битараф кала белмәвегез, үз эшегезне һәм газиз республикабызны яратуыгыздан башка гына".

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп өстенлекләре Стратегия-2030 программасында формалаштырылган. Республиканы үстерүнең уникаль, аны көндәшлеккә сәләтле итү мөмкинлекләре Россия Федерациясе Президенты тәкъдим иткән илкүләм проектларда күрсәтелгән. "Масштабы буенча моңарчы күрелмәгән проектларны гамәлгә ашыруга бик зур акчалар юнәлдереләчәк, – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе. – 3 ел дәвамында гына да аларны Татарстанда гамәлгә ашыру өчен 52,1 млрд сум (шул исәптән федераль бюджеттан 34,1 млрд сум) юнәлдереләчәк. Һәм бу әлеге ел бюджеты белән, территорияләрнең тигез үсеше, татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен гамәлгә ашырыла торган 40 "Президент" программасына өстәмә рәвештә 41 млрд. Сум, дигән сүз".

Бүген мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, экология һәм башка өлкәләрдә аерылып торган 50гә якын кешегә бүләкләр тапшырылды. Урман хуҗалыгы тармагы вәкиле дә бүләкләнде: "Арча урманчылыгы" ДКУ Балтач кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Марсель Низаметдинов "Татарстан Республикасының атказанган урманчысы" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Марсель Низаметдиновның тармакта 41 еллык эш стажы бар. Хезмәт эшчәнлегендә урманчы, урманчы ярдәмчесе һәм участок урманчысы урынбасары булып эшләгән. 2008 елдан бирле Балтач кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры булып эшли. Элегрәк "РСФСР урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» (1984), “СССРның Дәүләт урман саклавында 10 ел хезмәт иткән өчен» (1988), “Россиянең урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен” (1994), “РФ дәүләт сагында 20 еллык хезмәт өчен” (1998), ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2013, 2018) һ. б. бүләкләнгән.

"Мин әти-әни юлыннан киттем. Әтием Сурнар урманчылыгында – хисапчы, ә әнием умартачы һәм урманчы булып эшләде. Кечкенәдән үк урманны яраттым, питомникта эшләдем. Армиядән кайткач 3 эш урыны бар иде, мин урман хуҗалыгына тукталдым, – ди Марсель Низаметдинов. – Әлбәттә, мондый бүләк алуы бик күңелле. Алга таба да көчем һәм сәламәтлегем җитәрлек итеп эшләргә планлаштырам".

 

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International