ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы татарстанлыларга урманда ничек адашмаска кирәклеге хакында искәртә

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның июль аенда Урман янгыннары үзәгенең диспетчерлык идарәсенең төбәк пунктына "112" системасы аша гражданнардан "Урманда адаштым" дигән хәбәр белән 13 мөрәҗәгать кергән. Бу кешеләрнең барысы да кишәрлек урманчылары һәм ГТХМ хезмәткәрләре ярдәмендә урманнан уңышлы гына чыгарылган.

Урманда адашмас өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

– урманга барыр алдыннан киләсе тәүлеккә һава торышын игътибар белән өйрәнегез, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга барачак урыныгыз һәм кайсы вакытта кайтырга планлаштыруыгыз турында әйтегез, үзегез белән бары тик кирәкле әйберләрне генә алыгыз: компас, кесә телефоны, аны ток белән туендыру җайланмасы, шырпы, пычак, кабымлык (чикләвек, кипкән җиләк-җимеш, су), җеп һәм бөҗәкләрдән саклый торган чаралар; 

– һичшиксез баш киеме, озын чалбар, озын җиңле күлмәк, уңайлы аяк киеме яки резин итекләр киегез. Эзләгән вакытта җиңел генә табып алу өчен кием ачык төсләрдә булырга тиеш;

– урманга автомобильдә килгәнсез икән, магнитоланы кабызып калдырыгыз һәм музыка ишетелмәслек ерак җиргә китмәгез;

– урманга керер алдыннан төп ориентирларга игътибар итегез: юллар, ЛЭП, торак пунктлар, елгалар, инешләр;

– урман буйлап хәрәкәт иткәндә вакыт-вакыт ориентирларны билгеләгез: квартал баганалары, йомры ташлар, гадәти булмаган формадагы агачлар, инешләр, чокырлар. 

Шулай да адаша калсагыз, 112 телефоны аша коткару хезмәте белән элемтәгә кереп карагыз. Кайдан, ни рәвешле барганлыгыгызны этаплап искә төшерегез, тавышларны игътибар белән тыңлагыз. Янәшәдә генә кешеләр барлыгы турында ишарәләүче тавышларны ишетеп алсагыз, алар янына барырга ашыкмагыз, юнәлешне берничә тапкыр тикшерегез.

– бер сәгать эчендә шул урында торыгыз. Бу спутникларга сезне табу мөмкинлеген бирәчәк;

– төрле якларга барып карагыз. Бер юнәлештә 15 минутлап барыгыз. Әгәр таныш предметлар очрамаса – тукталган урынга кире кайтыгыз;

– якын-тирәдә биек урын табарга яки агачка үрмәләп менәргә тырышып карагыз, бәлки, югары урыннан юлны күрә алырсыз;

– йөргән вакытта аякларыгызны саклагыз! Җил ярдәмендә сынып ауган агачлы урыннарга кермәгез, әгәр урман сукмагына тап булсагыз, аннан тайпылмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International