2015 елдан башлап Россия Федерациясендә ЛесЕГАИС системасы эшли башлады. Әлеге система агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу, шулай ук тапшырылган мәгълүматны анализлау һәм алынган белешмәләрне тикшереп тору өчен билгеләнгән.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә: агач материалы белән булган алыш-бирешләр турында декларацияне тапшырмау яки вакытында тапшырмау, шулай ук агач материалы белән алыш-бирешләр турында белә торып ялган белешмәле декларация тапшыру вазыйфаи затларга – 5 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы затларга – 7 мең сумнан 25 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була. Агач материалын исәпкә алу тәртибен бозу вазыйфаи затларга – 25 мең сумнан 35 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр, агач материалын зарури маркировкалау өлешендә урман законнары таләпләрен бозган вазыйфаи затларга, агач материалын конфискацияләп яки ансыз гына, 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга агач материалын конфискацияләп яки ансыз гына, 300-500 мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә.
Урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән озату документыннан башка агач материалы ташу вазыйфаи затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп яисә ансыз гына, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп яисә ансыз гына, 500-700 мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә.